> XPOHOC > БИБЛИОТЕКА > ТАТАРСКАЯ... ЭМИГРАЦИЯ >
ссылка на XPOHOC

Рафаэль Адутов

1769-1834

БИБЛИОТЕКА ХРОНОСА

XPOHOC
ФОРУМ ХРОНОСА
НОВОСТИ ХРОНОСА
БИБЛИОТЕКА ХРОНОСА
ИСТОРИЧЕСКИЕ ИСТОЧНИКИ
БИОГРАФИЧЕСКИЙ УКАЗАТЕЛЬ
ГЕНЕАЛОГИЧЕСКИЕ ТАБЛИЦЫ
ПРЕДМЕТНЫЙ УКАЗАТЕЛЬ
СТРАНЫ И ГОСУДАРСТВА
ИСТОРИЧЕСКИЕ ОРГАНИЗАЦИИ
РЕЛИГИИ МИРА
ЭТНОНИМЫ
СТАТЬИ НА ИСТОРИЧЕСКИЕ ТЕМЫ
МЕТОДИКА ПРЕПОДАВАНИЯ
КАРТА САЙТА
АВТОРЫ ХРОНОСА

Рафаэль Адутов

Татарская и башкирская эмиграция в Японии

Маньчжу-Го

Татарбашкортларның күп өлеше үз иреге белән эмигрант булып китми. XX гасыр азагында, Россия империясе чикләрендәге җирләрне үзләштерү максатыннан, патша хөкүмәтенең күчеп китүчеләргә шактый льготалар биргәне билгеле. Шул сәбәптән, 18971900 елларда күп кенә татарбашкорт гаиләләре Ерак көнчыгышка күчеп китә. Алар анда Көнчыгыш Кытай тимер юлы (КВЖД)  төзелешендә катнашалар, бер өлеше төзелеш беткәннән соң да шунда ук, 50 километр саен урнашкан станцияләрне хезмәтләндерү

эшендә кала. Төгәл саннары билгеле булмаса да, алар аз булмагандыр, мөгаен. 1919 елда КВЖДның төньяк тармагы буйлап  (Манчжурия станциясеннән Харбин шәһәренә чаклы) поездлар йөрми башлагач, станцияләргә хезмәт күрсәтүчеләр һәм аларда яшәүчеләр МанчжоуГоның үзәк һәм көньяк районнарына: Харбин, Чаньчунь, Мудадзян һәм башка шәһәрләргә күченә башлыйлар[1]. Квантун армиясе администрациясе һәм МанчжуГо түрәләре Россия эмигрантларына, башлыча Идел буеннан һәм Уралдан килгән татарбашкортларга тоткарлык ясамыйлар. Үзидарә, дини бердәмлек, этник һәм һөнәр уртаклыгы принципларында оешып, татарбашкортлар анда үз горефгадәтләрен, телләрен, милли үзаңнарын саклап калалар. Вакыт күрсәткәнчә, бу оешмаларның иң тотрыклысы “Исламия” мәхәлләсе булып чыга, һәм аның бүлекчәләре МанчжоуГода, Кытайда, Кореяда һәм Япониядә эш итә. Оешманың җитәкчесе һәм идеологы Габделхәй Корбангали  була.

Чынбарлыкта, М.Габделхәй Корбангали белән Гаяз Исхакый арасында якташлар җәмгыятен оештыру мәсьәләсендә (“исламчылык” һәм “төркичелек” принциплары буенча) кискен килешмәүчәнлек килеп туа. Ләкин мондый каршылыклар гына Ерак Көнчыгышка яңа килүчеләрнең элегрәк килүчеләр ярдәме белән чит илдә үз урыннарын табуына комачаулык итә алмый. Мәсәлән, Саимә апаның ире Мулламөхәммәт Касыйм күпмедер вакыт Харбинның бер химия фабрикасында каравылчы булып эшләгән, ә Нәҗметдин Мөхит кечкенә кибет тоткан, вактөяк хуҗалык яраклары белән сату иткән. Аңа бу эштә кызы Рауза Мифтәхетдин ярдәм күрсәткән.

 

В мечети Токио. 2007г.

 МаньчжуДиГо илендә соңыннан түләү таләп итү максаты белән кеше урлау гадәти хәл саналган. Күп кенә җинаятьчел төркемнәр, бигрәк тә хунхузлар хәллерәк кешеләрне урлау белән шөгыльләнгәннәр. Әмма 1920 еллардан башлап бу “кәсеп” башка бер төсмер ала: Харбинда һәм Маньчжу ДиГоның бүтән шәһәрләрендә Рәсәй мөһаҗирләренең лидерлары юкка чыга башлый...

Шул вакыйгаларда катнашкан, аларны күргән Таһир Бичури (үзенең  Истанбул фатирында) миңа коточкыч хәлләр турында сөйләде. Чираттагы бер урлаудан соң татар мәхәлләсе вәкилләре Маньчжу ДиГо хакимиятенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Яшерен полиция тикшерүләре күрсәткәнчә, югалган милләттәшебезне хунхузлар урлаган булып чыга. Полиция кулына эләккән шул хунхузларның берсе, сорау алу вакытында, урланган кешенең яшерен рәвештә Совет Россиясе консуллыгы бинасына китерелүен күрсәтә. Җәмәгатьчелек басымы астында төзелгән комиссия әлеге бинаның чормасыннан алып подвалына кадәр тентү ясый, әмма беркемне дә тапмый. Үзе дә комиссия ягъзасы булган әңгәмәдәшемнең әйтүенчә, аны консуллык подвалларында күпсанлы зур пыяла шешәләрдә тоз кислотасы (НСl) саклану гаҗәпләндергән. Шактый елллардан соң гына шунысы ачыклана: урланган кешеләрне үтереп, тоз кислотасында эретә һәм канализациягә агыза торган булганнар[4].

Ул куркынычлы елларның кайтавазы әле дә булса сүрелмәгән. Минем белән аралашкан күп кенә мөһаҗирләр кайчак гапгади сораудан да авырсынып калалар иде. Алдында басып торучы кешенең СССРдан булуын әйтүгә, сөйкемле генә бер япон ханымның йөзенә чыккан куркуны беркайчан да оныта алмамдыр кебек...

Бүгенге Харбинның иске өлеше 6070 ел элеккедән әлләни аерылмыйдыр дип уйлыйм. Дөрес, заманча күпкатлы йортлардан, зур тәрәзәләре көзгедәй ялтйолт килүче банк һәм супермаркет биналарыннан торган шәһәр үзәге күз явын алырлык. Әмма, берничә генә адым читкә тайпылу белән, бәләкәй өйләр тезелеп киткән бихисап урамнар башлана. Бу өйләргә сөялергә дә куркыныч – шунда ук ишелеп төшәрләр кебек... Элекке замандагыча ук, кешеләр йөртүче күпсанлы рикшалар арасында үзара талашлар булып тора, кая карама – вактөяк кибетләр, анда сезгә теләсә нинди ашамлыкны әзерләп бирергә әзерләр. Бөтен тирәякта сарымсак исе аңкый. Бернинди светофоры да, юл хәрәкәте инспекторы да күренмәгән урам чатлары аша транспорт һәм җәяүлеләр берьюлы дүрт юнәлештә агылыпмыагылалар...Кытайның бер экспорт компаниясе чакыруы буенча 1992 елның җәендә бирегә килеп, мин менә шундый маҗарага тап булдым.

                               

Фотография Рахизы Адутовой присланная  из Китая12.

Хабаровскидан Харбинга очучы самолетка билет алуда ук зур кыенлыклар кичерергә туры килде. Нәтиҗәдә без Харбинга Кытай партнерларыбыз киткән вакыттан ике көнгә алдарак килеп төштек. Билгеле ки, безне аэропортта каршы алучы булмады. Ләкин аңа карап кына күңелне төшермәдек; 40 долларга такси яллап, кулыбыздагы адрес  буенча тиешле урынга барып җиттек. Әмма кирәкле йортны табу һич мөмкин түгел иде: 10нчы һәм 14нче йортлар арасында безне зур гына чокыр “каршы алды”. Димәк, шул чокыр белән без ел буе хат алышканбыз, һәм безне бирегә ул чакырган булып чыга...

Күпмедер вакыт чокырны күзәтеп туйганнан соң, мин кунакханәгә кереп урнаштым. Шул ук көнне кич Токиога, Тәмимдар хаҗига шалтыратып алдым. Ул миңа биргән киңәшләр әле дә исемдә – КВЖД тимер юлы вокзалына аркан басарга (кызыл кирпечтән салынган хәйран гына зур бу бина бүгенгәчә сакланган) һәм уңга борылып карарга кирәк, – диде ул. – Шул чакта вокзалдан башлап берберсенә почмаклап сузылган өч урамны күрергә мөмкин. Аларның уртадагысы – элеккеге Артиллерия урамы. Анда, вокзалдан ерак түгел генә (җәяүләп нибары 5 минутлык юлда) кайчандыр татар клубы булган.

К оглавлению

Адутов Р.М. Татарская и башкирская эмиграция в Японии. Япониядәге  кардәшләребез. Набережные Челны. 2006.

Книга предоставлена для публикации в ХРОНОСе автором.


Здесь читайте:

Рафаэль Адутов (авторская страничка).

Адутов Рафаэль. Татары и башкиры в стране самураев.

 

 

БИБЛИОТЕКА ХРОНОСА

Rambler's Top100 Rambler's Top100

 Проект ХРОНОС существует с 20 января 2000 года,

на следующих доменах:
www.hrono.ru
www.hrono.info
www.hronos.km.ru,

редактор Вячеслав Румянцев

При цитировании давайте ссылку на ХРОНОС