> XPOHOC > БИБЛИОТЕКА > ТАТАРСКАЯ... ЭМИГРАЦИЯ >
ссылка на XPOHOC

Рафаэль Адутов

1769-1834

БИБЛИОТЕКА ХРОНОСА

XPOHOC
ФОРУМ ХРОНОСА
НОВОСТИ ХРОНОСА
БИБЛИОТЕКА ХРОНОСА
ИСТОРИЧЕСКИЕ ИСТОЧНИКИ
БИОГРАФИЧЕСКИЙ УКАЗАТЕЛЬ
ГЕНЕАЛОГИЧЕСКИЕ ТАБЛИЦЫ
ПРЕДМЕТНЫЙ УКАЗАТЕЛЬ
СТРАНЫ И ГОСУДАРСТВА
ИСТОРИЧЕСКИЕ ОРГАНИЗАЦИИ
РЕЛИГИИ МИРА
ЭТНОНИМЫ
СТАТЬИ НА ИСТОРИЧЕСКИЕ ТЕМЫ
МЕТОДИКА ПРЕПОДАВАНИЯ
КАРТА САЙТА
АВТОРЫ ХРОНОСА

Рафаэль Адутов

Татарская и башкирская эмиграция в Японии

Качу

1917 елгы революция, 191819 елларда большевиклар ачкан гражданнар сугышы империя киләчәге турындагы үз карашларын яклап берберсенә каршы моңарчы күрелмәгән явыз усаллык белән сугышучы гаять зур халык массаларын хәрәкәткә китерде. Моңарчы да кеше гомере чүпкә дә саналмаган Россиядә хакимлек өчен көрәш барышында явызлык, көч куллану һәм террор иң ахыргы чикләргә дә җиткәндер, мөгаен.

Уралда җиңелүгә дучар булган адмирал Колчак армиясе көнчыгышка таба, Себернең иксезчиксез киңлекләренә чигенгән вакытта, үзе белән тыныч халыкны да ияртеп алып китә. Миңа билгеле булганча, Тәмимдар Мөхитнең әтисе Нәҗметдин хаҗи хәзерге Татарстанның Әгерҗе районы Салагыш авылыннан 1919 елның җәендә кача. Үзенең тугантумачалары белән бергә ул зур авыл һәм шәһәрләрне читләтеп узган юллар буенча төньяккөнчыгышка, адмирал Колчак ставкасы урнашкан Пермь шәһәренә юнәлә. Юлда хәвефхәтәргә күп очрауга карамастан, алар Пермьгә исәнимин барып җитәләр. Һәм Колчак армиясе белән Себергә китеп, Иркутски шәһәренә килеп урнашалар. Нәҗметдин агайның юлдашы Гыймадетдин бабай, олы улы үлгәннән соң, туган авыллары Салагышка кайтырга карар кыла. Ә Нәҗметдин хаҗи үзенең көнчыгышка таба дәвам иткән юлын 1921 елның җәендә МаньчжуГо илендә, Харбин шәһәрендә тәмамлый.

Тәмимдар хаҗи хатыннан (Токио, 27.11.2000):

“...Салагыштан чыкканда – әти, әни, Миңлешәех абый, Рауза, Зөләйха апалар вә Тәмимдар булганбыз. Безнең белән әнинең әтисе Хаҗи Гыймадетдин бабай гаиләсе вә әнинең абыйсы, [аның] хатыны (исемнәрен хәтерләмим) Гөлбостан вә Гөлҗәүһәр исемле 2 кызы белән (Гөлбостан Яамалиева* вә сеңлесе Гөлҗәүһәр Әгерҗедә торалар, Гөлбостанның улы, хәтерләрсең, Казанда, Татарстан Саулык Министр муавыны д р Раиф Ямалиев*). Иркутск шәһәрендә әнинең абыйсы вафат булгач, Гыймадетдин бабай бөтен гаиләсен алып Салагышка кайтып киткән. Без юлны дәвам итеп, 1921дә Харбин шәһәренә килгәнбез”[10].

Саимә апа Касыймның ире Мулламөхәммәт Касыйм Пермь губернасындагы эре сәүдәгәр һәм җирбиләүче гаиләсеннән була. 1918 елны Иркутски шәһәрендә, Кытайдан ефәк сатып алып җибәреп, үзе дә кайтырга җыенып торганда, ул кайту юлларының ябык булуын хәбәр иткән һәм Пермьгә кайтып йөрүдән кисәткән бер телеграмма ала. Барлык акчасына Кытйдан товар алып, инде озатып өлгергән Мулламөхәммәт әфәнде Чита шәһәрендә калып, бераз эшли һәм яңадан акча туплый. Ахырда, Колчакка ияргән күп кенә башка качаклар белән бергә Харбинга барып чыга.

Р. Лаеш ханым хатыннан (Истанбул, 12.2000):

“...Әтием бик бай сәүдәгәр булган. Кытайдан ефәкләр җибәрә дә, өенә кайтырга поезд билетын алырга барганда, телеграмма килә Пермьнән. Кайта күрмә, анда кал, юллар капалы [ябык], юлга чыкма, дип язалар. Бичара нишләсен, өенә кайтасы булгач, артык акча кирәкми дип бөтен акчасын малга тотып, билетлык кына янында калдыра. Бу Чита шәһәрендә булган эш...”[10].

1921 елны МаньчжоуГо иленә Россиядән бик күп качаклар, шул исәптән татар һәм башкортлар җыела. Югарыда атап үтелгәннәрдән тыш, Харбинга эләгүчеләр арасында Габделхәй Корбангали, Агафур, Апанай, Минай, Мифтахетдин, Алтынбай, Хәлиулла, Агиш, Мороз, Ваһаб, Кәлимулла, Утүш, Аппакай, Килки, Гайнан Сафа, Г.Адутов, Сания Йауш,  Габдерәшит Ибрагим кади исемле кешеләрнең булуы да мәгълүм. Һәркайсының фаҗигале үз язмышы. Россиядә калганнар өчен исә, гражданнар сугышы тәмамлану белән, хәрби коммунизм шартларындагы тормыш башлана. Инде Советлар иле дип аталган Россиянең яңа хөкүмәте тарафыннан актив үткәрелгән бу сәясәтнең нәтиҗәсе буларак, илдә җанкыйгыч ачлык котырына.

Р.Лаеш хатыннан (12.2000, Истанбул, Төркия):

“...Әнием тарафы бик зур байлар булган. Дәдәм [бабам] Фәтхулла Касыймовның бик күп урманнары, бик күп тупраклары, бик күп эшчеләре булган. Коммунистлар хөкүмәт башына килгәч, дәдәмне буржуа (бай) дип, гөнаһсызга гаепләп Сибириягә сөреп җибәрәләр. Моны белгәч, бөтен авыл халкы һәм бөтен эшчеләр хөкүмәткә гариза язып биреп: “Касыймовның һичбер гаебе юк, ул бик дөрес, яхшы кеше, эшчеләренә бик шәфкатьле иде, бик юмарт, бик ярдәм итә иде. Аны азат итегез”, – дип, хөкүмәткә ялваралар. Соныннан хөкүмәт кабул итә. Туксан яшьлек бабакайга өенә кайтырга рөхсәт бирәләр. Ләкин мескен, туксан яшенә кадәр Көнгер шәһәрендә җылы өендә рәхәт яшәгән бабакаем Сибирия суыкларына һәм юлда күргән газапка чыдый алмыйча, юлда үлә...”[10].

Нәфисә Минай хатыннан (АКШ, СанФранциско, 23.04.92):

“...Әтием гаиләсенең Башкортстанда, Ырымбурдан 150 чакрым ераклыктагы Кызыл Мәчет авылы янында (урыслар аны Мраково дип атыйлар) утары булган. Коммунистлар килгәч, утарга басып кереп, аны Кызыл Армия штабы итеп файдаланганнар булса кирәк. Ә аннан 25 чакрым ераклыктагы Йомагужа авылы янында әтиемнең туганы Сабирның утары булган”[10].

К оглавлению

Адутов Р.М. Татарская и башкирская эмиграция в Японии. Япониядәге  кардәшләребез. Набережные Челны. 2006.

Книга предоставлена для публикации в ХРОНОСе автором.


Здесь читайте:

Рафаэль Адутов (авторская страничка).

Адутов Рафаэль. Татары и башкиры в стране самураев.

 

 

БИБЛИОТЕКА ХРОНОСА

Rambler's Top100 Rambler's Top100

 Проект ХРОНОС существует с 20 января 2000 года,

на следующих доменах:
www.hrono.ru
www.hrono.info
www.hronos.km.ru,

редактор Вячеслав Румянцев

При цитировании давайте ссылку на ХРОНОС